Болгар буенча сэяхэт

«Болгар тарихы гаять зур урын алып тора.Тарихны, традицияләрне өйрәнү – Көнчыгыш һәм Россия илләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыта гына.»
И.Н.Тихомиров

БОЛГАР ТАРИХЫ

Моннан берничә гасырлар элек Төньяк Кавказ далаларында, Азов һәм Кара диңгез буйларында, Дон һәм Дунай тигезлекләрендә Бөек Болгар дәүләте яшәгән. Дәүләт башлыгы һәм аңа нигез салучы Кобрат хан булган. Аның үлеме белән Бөек Болгар дәүләте дә таркала башлаган. Кайбер кабиләләр туган якларыннан китеп, яңа урыннарны – Урта Иделне үзләштергәннәр. Болгар якларының табигате искиткеч бай һәм матур!

БӨЕК БОЛГАР ЮЛЫ

Болгарлар үзләренең шәһәре өчен иң уңайлы булган Иделнең бөек ярын сайлаганнар. Шәһәр бер яктан балык тоту һәм аулау өчен уңайлы шартлар тудырса, икенче яктан Болгар халкын зур, биек корылма саклый, ә өченче ягында – ямьле су юлы. Елга агымы буенча югары өлешенә барсаң, Балтик диңгезенә, ерак Төньякка килеп чыгасың, ә аскы өлеше Каспий диңгезенә килеп тоташа. Идел – сәүдә елгасы булган. Аны бөек Болгар юлы дип йөрткәннәр. Болгарлар Урта Азия, Кытай, Византия, Рус илләре белән тыгыз элемтәне ныгытуда зур эш алып барганнар.

Сөйлән һәм көмештән чигелгән өс киемнәре, аяк киемнәре, агач, алтын, көмеш, бакыр, бронзадан ясалган кыйммәтле, затлы әйберләр белән, балчыктан ясалган бизәкле савыт-сабалар, сугыш кораллары белән сәүдә иткәннәр. Бары тик болгар осталарына гына юка күн ясау серләре билгеле булган. Европада болгарлар иң беренче булып чуен, корыч кою белән шөгыльләнгәннәр.

ИСТӘЛЕКЛЕ КОРЫЛМАЛАРЫНЫҢ САКЛАНЫП КАЛГАННАРЫ

Идел буендагы Бөек Болгар ханлыгы ныгыган. Х-ХIV гасырларда яңа биналар, мәчетләр, мәдрәсәләр төзелгән. Шәһәр эчендәге өйләрне дә таш кирпечтән салганнар. КИРПЕЧне дә болгарлар уйлап чыгарганнар. Безнең көннәргә кадәр Кара пулат, Кече манара, Төньяк мавзолее, Ханның төрбәсе, чиркәү хәрабәләре сакланып калган.

ДИН

Болгарларның төп диннәре булмаган вакытта, төрле сурәтләргә табынганнар. 922нче елда Болгар дәүләтенә Багдат вәкиленең килүе белән болгар кабиләләре рәсми рәвештә ислам динен кабул итә. (Борынгы төрки язуы гарәп язуына алышына). Ә рус халкы христиан диненә 76 елдан соң гына күчә.

СӘНГАТЬ

Болгарларның үз акыл ияләре һәм шагыйрьләре булган. XII гасырның беренче яртысында Якуб ибн-Ногман «Бөек Болгар тарихы» китабын төзегән. Галим Борхан ибн-Болгари сөйләм сәнгате һәм шифалы үләннәр турындагы китапларын язып чыгарган. Кол Галинең болгар һәм татар әдәбиятына зур өлеш керткән «Йосыф» поэмасы да башка илләрдә инде танылган, яратылып укыла торган китапларыннан берсе.

ШӘҺӘРНЕҢ ҖИМЕРЕЛҮЕ

13 гасырда монголлар Болгар дәүләтен яулап алалар.Чыңгыз хан канлы сугышта дошман гаскәрләренең башлыгы булган .Себер, Урта Азия, Кара һәм Каспий диңгезләренең далалары буйлап рус чикләренә кадәр килеп җиткәннәр. Бөек Болгар дәүләте тарафыннан монголлар беренче тапкыр җиңелүгә дучар булалар. Бары тик 1236нчы елда гына монголлар Бөек Болгар дәүләтен яулап алалар. Болгарларның кайбер өлеше Болгар дәүләтенең төньягына китеп урнашалар. Бүгенге көндә танылган Татарстанның башкаласы Казан шәһәрен төзи башлыйлар. Бу инде болгар халкының көчле рухлы булулары турында сөйли.

Равил Фәйзуллин. «Болгарда төн»

Хәрабәләр түбәнәя.

Биегәя Болгар күге.

Зиярәт кылып йөргәннәр,

ни дисәң дә, барыбер үги.

Монда вәхшәт эзе тирән,

мыскыллаулар - сүздән түбән.

Суда ухылдап чайкала

ярга бәйләгән көймәм...

БҮГЕНГЕ ТАРИХ

Болгар заповеднигы федераль дәрәҗәдә Татарстан Республикасы өчен тарихи һәм мәдәни мирас буларак бик әһәмиятле объект. 1998 елда Болгар заповеднигы ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәният мирасы исемлегенә кертелү турында сөйләшү була.

Габдулла Тукай. «Шүрәле» (әкияттән өзек)

Ул авылның, - һич онытмыйм, - һәр ягы урман иде,

Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

Зурмы? дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә,

Халкының эчкән суы бик кечкенә - инеш кенә.

Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,

Җил дә вактында исеп, яңгыр да вактында ява.


Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;

Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.

Бик хозур! рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;

Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.

Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр

Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр.

Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;

Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.

Болгар... Нинди бөек һәм гүзәл сүз! Дистәләгән буыннарның изге тарихы! Ул Идел буенда урнашкан Россия мөселманнарының чал тарихка баш ию урыны. Болгар нигезе хәрабәләренә бару кечкенә хаҗ кылу белән бер. Тарихка бай шәһәрләр – татарстанның хәзинәсе.

ССЫЛКИ