Тукай исемле йолдыз

 

2011 - ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДА ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ЕЛЫ

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның истәлеген Һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максатыннан 2011 елны Татарстан Республикасында Габдулла Тукай елы буларак игълан итте.

Габдулла Тукай исеме Татарстанда гына түгел, аннан бик ерак төбәкләрдә дә билгеле. Аны сәнгать, шигьрият сөюче һәркем белә. Тукай иҗаты күпкырлы: ул шагыйрь һәм публицист, әдәби тәнкыйтьче һәм җәмгыять эшлеклесе.

БАЛАЧАГЫ

Габдулла Тукай 1886 елның апрелендә Кушлавыч авылында дөньяга килә. Тормышының 1892-1895 елларын кечкенә Апуш Кырлай авылында уздыра. Нәкъ Кырлай чорында ул халкына һәм туган җиренә карата булган мәхәббәтен тулысынча аңлый. “Кырлай авылы тормышка минем күзләремне ачты”, - дип яза соңыннан шагыйрь үзенең истәлекләрендә. Кырлай чорындагы балачак тәэсирләре аның иҗатында онытылмас эз калдыра.

ИҖАДЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ АДЫМНАРЫ

Тугыз яшьлек Габдулла 1895 елда апасы янына Җаек (Уральск) шәһәренә килә. Анда ул мәдрәсәгә укырга керә, шушы шәһәрдә беренче шигырьләрен яза. Тукай ныклы ихтияр көченә, тумыштан килгән сәләткә ия шәхес булган. Кечкенә Урал шәһәрендә яшь Тукай бөек рус шагыйрьләре - Пушкин һәм Лермонтов иҗаты белән таныша. Аларның шигырьләре шагыйрьнең йөрәген яулап ала. Ә инде 1905 елда ул үзенә генә хас “Хөррияткә”, “Дусларга бер сүз” исемле шигырьләрен яза. Бу шигырьләрендә алга китешне, халык азатлыгын яклаучы Тукай ачыла.

ТУКАЙ ЯЗМЫШЫНДА КАЗАН

1907 елның көзендә Тукай милли мәдәният һәм тарих бишеге булган Казан шәһәренә килә. Анда үзенең эшчәнлеген иҗтимагый һәм иҗади мәсьәләләр чишүгә багышларга исәпли. “Нурлы Казан” шагыйрьне үзенең бай, аның өчен бик мөһим мәдәни мөхите белән җәлеп итә. Тукайның сәләте чәчәк аткан, шәхес буларак формалашкан, шөһрәт казанган чоры Казан еллары була.

РОССИЯ БУЙЛАП СӘЯХӘТ

Габдулла Тукай 1911-1912 елларда үзе өчен бик әһәмиятле булган сәяхәткә чыга. Пароходка утырып 1911 елның май ае башында Астраханьга юл тота. Тагын да мөхим булган Уфа-Петербург маршруты буйлап сәяхәткә чыгарга Габдулла Тукай 1912 елның башында тәвәккәлли. Петербургта 13 көн яшәгәннән соң Троицк шәһәренә китә. Июнь урталарында кумыз эчеп исәнлеген ныгыту максаты белән казах далаларына барып чыга.

СОҢГЫ КӨННӘРЕ...

Тукай сәяхәттән Казанга кайта. Авыру булуга карамастан типографияда эшләвен дәвам итә. 1913 елның 2 (15) апрелендә Габдулла Тукайның гомере өзелә. Бөек шагыйрь 27 яше дә тулмыйча вафат була.

ТУКАЙ ХАТИРӘСЕ

Күренекле халык шагыйре хатирәсен татар халкы бик хөрмәтли. Республикада иң яхшы әдәби әсәрләр һәм сәнгать әсәрләре Габдулла тукай исемендәге премияга лаек була. Дәүләт филормониясы бөек шагыйрь исемен йөртә. Шәһәрләрдә урамнар, китапханәләр Тукай исеме белән аталган. Казанда метро станциясенә Габдулла Тукай исеме бирелгән. Республикабыз башкаласында ул яшәгән йортларга мемориаль такталар беркетелгән.

«ИСЕМДӘ КАЛГАННАР». МӨКАДДИМӘ

Бу «Исемдә калганнар»ны язуыма башлыча сәбәп берничә наширләрнең миннән тәрҗемәи хәлемне язып бирергә үтенүләре булды. Мин аларга туганымнан алып хәзерге яшемә кадәрле тәрҗемәи хәлемне кыска гына рәвештә язып бирү нияте илә кулыма каләм алган идем, әллә ничек сүз озынга китте.

Минем гомерем (укучылар күрерләр) шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән булганга, яза башлагач, исемдә калганнарның һәммәсен язасым килде. Шунлыктан Уральскийга килеп җиткәнемә кадәр кичергән хәлләр илә аннан соң хәзер шушы юлларны язып утырган вакытыма кадәрге башыма килгәннәре икесен ике рисалә итеп чыгарырга мәгкуль күрелде.

 

Г.Тукаев
29 нчы сентябрь, 1909 нчы санә.

Сабыйга

Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен Һәм убыр;

Барчасы юк сүз – аларның булганы юктыр гомер.

Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул;

Сөйләве яхшы, күңелле – шагыйранә ялган ул.

Һич өрәк, албасты булган сахралар, кырлар да юк;

Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк.

Син әле үс Һәм укы күп, шунда аңларсың барын;

Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.

Туган тел

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

 

ССЫЛКИ